Иннополис студентын гендер дисфориясе турындагы постларыннан соң үле килеш тапканнар. Кеше үзенең җенесеннән канәгать булмаган.
21 яшьлек Владимир дүртенче курста укыган һәм диплом алырга әзерләнгән. Курсташлары сүзләренә караганда, Универда сирәк күренгән. Үзенең тормышы һәм мавыгулары турында зур булмаган тг-канал алып барган. 22 майда итәк кигән фото һәм тавышлы хәбәрләр белән архив урнаштырган.
Аларда яшәүдән арыганлыгын һәм үзенең кем икәнен — "он" яки "она" икәнен аңламавын әйткән. Әгәр бу язмаларны тыңлыйлар икән, ул инде үлгән, дигән сүз. Владимирның гәүдәсен торак йортлардан берничә йөз метр ераклыкта, урманда тапканнар.
Студентлар курста шулай ук хатын-кызларча киенә һәм үзен кызлар дип таныштыра торган тагын берничә егет бар, диләр.
Нет комментариев