2 нче санлы мәктәпнең 4 нче класстагы ЮИД отряды укучылары язгы каникулларга китәр алдыннан велосипедта йөрү кагыйдәләрен, күнекмәләрен ныгыттылар.
Җитәкчеләре Ләйсән Ибраһимова,Айгөл Хәбибуллина укучыларның эшчәнлегенә бәя биреп, нәтиҗә чыгарды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова
укучылар белән әңгәмә корды, кызыксындырган сорауларына җавап биреп, истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырды.
Яз! Юлдагы хәрәкәтнең дә җанланган чоры.
Хөрмәтле әти- әниләр! Сез дә балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшеп,аңлату эшләре алып барсагыз иде.
Нет комментариев