Актаныш районының «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре күңелле һәм файдалы чара – «ЯШЕЛ» төс көнен билгеләп үтте. Тәрбиячеләре Кәдрия Вәсим кызы балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм ныгыту буенча эшчәнлек формасында таныштырды.
Балаларга өйгә дә эш бирелде, әти-әниләр белән бергә башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләрен видеороликларда күрә аласыз.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова балалар бакчалары һәм ЮИД җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тора, һәр көнне файдалы материаллар туплап, эшчәнлекне тагын да камилләштерү өстендә эшлиләр.
Нет комментариев