Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар белән әнгәмә уздырдык, дип хәбәр итте безгә ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдире Ләйсән Мөхәммәтова.
- Балалар әнгәмәдә актив катнаштылар, үзләре белгән кагыйдәләрне әйтеп уздылар,ничек ярый, ничек ярамый икәнен аңлаттылар. Балаларның кызыксынучанлыклары көчле,күбесе үскәч инспекторлар булачагын әйттеләр."Светофор","Ярый-ярамый" уеннары аша белемнәрен ныгытылды, ди Ләйсән Рәдиф кызы.
Нет комментариев