«Каенкай» балалар бакчасы нәниләре белән Шакирҗанова Лилия Рәсил кызы үзе иҗат иткән «Бакалар шәһәргә кунакка чакыра» дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр.
Самокатта йөрүче кырмыскалар, чикерткәләр, күбәләкләр, тиктормас үрдәкләр, хәттә судагы балыклар да юл кагыйдәсен белә. Ә сез беләсезме?
Кечкенәләр төркеменнән башланган тәрбия-белем, кагыйдәләрне әкиятләр аша өйрәнү балалар күңелендә яхшы үзләштерергә ярдәм итә.
"Эшегез дәвамлы булсын, уңышларыгыз күп булсын, барлык балалар да исән- имин, юл кагыйдәләрен үтәп йөрсеннәр!" ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова.

Нет комментариев