Бүген районыбыз мәктәпләре укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә көч сынаша.
Юл йөрү кагыйдәләрен белүне һәм тикшерүне күздә тоткан әлеге бәйгене район Юл хәрәкәте инспекциясе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре ачып җибәрде. Укучылар берничә этапта катнашып, хәзреге вакытта биремнәрне үти. Тиздән нәтиҗәләр билгеле булачак.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев