Яр Чаллы шәһәренең «Планета детства» 98 нче балаларны үстерү үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә инновацион алымнар» республика фәнни-методик семинар-практикумы узды.
Актанышның 6 нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Закирҗанова мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнашты, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Лилия Рәмзил кызы "Проектлар һәм педагогик эшләнмәләр" номинациясендә бүләкләнде.
Нет комментариев