Сигез яшьтән 16 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләргә яңа төр пособие алу мөмкинлеге туды.
Акчалар түбән керемлеләргә пенсия фонды тарафыннан куелган милек буенча таләпләр үтәлсә генә бирелә.
Билгеле булганча, күп гаиләләр май һәм июнь айларында бу пособиене алган инде. Кайберәүләр исә пособиегә июль башында гына ия булачак. Андый ата-аналарга апрель, май, июнь, июль өчен акча күчә. Пособие күләме гаилә кеременә карап төрлечә билгеләнә. Гадәттә, ул балалар өчен туры килгән яшәү минимумының яртысын тәшкил итә, күләме 6750 сум. Күп гаиләләр дүрт ай өчен 27500 сум ала алачак.
Нет комментариев