«Актаныш таңнары» газетасы Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә!
Бәйге, конкурслар

«Актаныш таңнары» газетасы Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә!

«Актаныш таңнары» газетасы Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә! Әниләребез турында җылы эчтәлектәге язмаларыгыз белән уртаклашырга чакырабыз: истәлекләр, рәхмәт сүзләре, күңелле мизгелләр — йөрәктән чыккан хисләрегезне башкаларга да җиткерегез.

 

Катнашу шартлары:
Катнашучылардан әниләре турында язмалар кабул ителә.
Язманың күләме – Times New Roman 14 нче шрифт белән бер биттән артмаска тиеш.
Материалга әниегезнең яки гаилә белән төшкән фотосурәт тә кушып җибәрелергә тиеш.

Эшләрне электрон форматта (файл һәм фото) airs16@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.

Һәр төркем буенча өч призлы урын билгеләнә. Беренче өч урын алучыларның язмалары "Актаныш таңнары" газетасында бастырылачак.

Җиңүчеләргә дипломнар, ә барлык катнашучыларга электрон вариантта катнашучы сертификаты тапшырыла.

Эшләр 2025 елның 21 ноябренә кадәр кабул ителә.
Урыннар 24 ноябрь көнне чыгарылачак.


Нет комментариев