Яшь талантлар–сәнгатебез киләчәге!
Бәйге, конкурслар

Яшь талантлар–сәнгатебез киләчәге!

Әгерҗе шәһәрендә гөрләгән «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабында Актанышыбызның яшь сәләтләре призлы урыннар яулап кайтты.

                          Вокал-соло" номинациясендә беренчелекне Нәфисә Шәехова, Гөлия Зәһертдинова, Рузилә Сабирова, Аяз Ялалов, "Хореографиядә"–"Ак инеш" 1 урынга, Сөмбел Харисова, "Шатлык", "Хазинә" 2 урыннарга төрле яшь категорияләрендә лаек булдылар.
Вокаль ансамбльләр арасында Актанышыбызның "Тамчы", "Умырзая", "Лачыннар" ансамбльләре үзләренең җыр-моңнары белән матур уңышларга ирештеләр.
                          Сәнгатьле итеп сөйләүдә, конферансье осталыгында яшь йолдызчыклар Диләрә Минһаҗева, Гүзәл Нәбиева–махсус приз ияләре булып танылдылар һәм Аяз Ялалов–1, Зәлия Мурзина һәм Таңсылу Сәлахова 3 урынны алдылар. 

                         Котлыйбыз!

     Чыганак: СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК


Нет комментариев