Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, дин кардәшләребез! Бу таблицада Актаныш районының сәхәр ашау, гыйбадәт кылу, авыз ачу (ифтар) вакытын күрәсегез.
Уразагызны җиңел тоту өчен, йокыдан торгач ук 3 – 4 стакан җылы су эчеп салу әйбәт. Сәхәр ашауны иртәнге намаз башланганчы 20-30 минут алдан Ашаганнан соң шушындый ният әйтелә:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамаданә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләһи Тәгалә».
Ә кичкесен, кояш баегач, 2 стакан җылы су яки зәм-зәм суы эчегез, берничә хөрмә ашагыз да, аннан бу доганы укыгыз:
«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү фә-фирли я гаффәәру янына каддәмтү вә мәә әххартү».
Аннан ахшам намазы укыла. Бары шуннан соң гына ашарга мөмкин.
Уразагызны җиңел тотарга язсын, ин шәә Аллаһ
Нет комментариев