Актаныш районы өчен май аена намаз вакыты
Кыйбла

Актаныш районы өчен май аена намаз вакыты

Актаныш районы өчен май аена намаз вакытын тәкъдим итәбез.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

 

Әбием намаз укый –

Миннән читтән карап торам;

Аның һәр ым-хәрәкәтен

Искәреп, барлап торам.

 

Өч тә түгел, дүрт тә түгел –

Нәкъ биш мәртәбә көнгә

Әбекәем намаз укый

Мин аңламаган телдә.

 

Иелә дә турая ул,

Турая да иелә – 

Шуңа, ахры, әбекәйнең

Сызламыйдыр биле дә.

 

Хәрәкәттә – бәрәкәкт, ди,

Минем әби тапкыр ул,

Көн дә физзарядка ясый –

Шуңа көләч, матур ул.

Газинур Морат.

 

 


Нет комментариев