Рамазан ае алдыннан Куян авылы мәчетен җыештырдылар
Кыйбла

Рамазан ае алдыннан Куян авылы мәчетен җыештырдылар

Тиздән изге Рамазан ае башлана. Куян авылының уңган, булган апалары, кызлары бу мөһим ай башланыр алдыннан саваплы эш башкарды, мәчетне җыештырып, чистартып куйдылар.


 

Үз изгелекләре үзләренә кайтсын, сәламәт булсыннар. Зур рәхмәт өмәдә катнашучы хатын-кызларыбызга. Киләсе рамазан айларын да күрергә насыйп булсын, дөньялар тынычлансын,- дип хәбәр итте Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова. 


Нет комментариев