3 нче май көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә XVll Халыкара фестиваль-конкурс «Арт. Яшьлек.Казань» гөрләп узды.
Зур горурлык белән хәбәр итәбез: 1 нче санлы «Умырзая» балалар бакчасы кызлары фестивальдә лаеклы чыгыш ясадылар.
Әнвәрова Алина Ренас кызы— «Стилизацияланган халык биюе» номинациясендә I дәрәҗә Лауреат булды.
Әнвәрова Рамина Ренас кызы — «Сәнгатьле сүз» номинациясендә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.
Кызларыбызны һәм аларның остазларын бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез безнең горурлыгыбыз!
Кызларыбызга нык сәламәтлек, чиксез илһам, яңа иҗади үрләр, батырлык һәм алга таба да зур-зур җиңүләр телибез!
Алга, яңа биеклекләргә!
Нет комментариев