Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Казанда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Хәй Вахитнең «Җырым табар сине...» спектаклен тәкъдим итте.
Спектакльнең режиссеры – Татарстанның Халык артисты Илфат Камалиев, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов. Актаныш театрына киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев