Кәзкәй китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина республикакүләм бәйрәмдә бүләкләнде
Мәдәни Актаныш

Кәзкәй китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина республикакүләм бәйрәмдә бүләкләнде

Бүген Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантаналы чарада Казкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина бүләкләнде.

Республикакүләм бәйрәмдә Казкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә республика күләмендә җиңүче буларак бүләкләнде. Аның хезмәте, мәдәният өлкәсендәге һәм рухи-әхлакый тәрбиягә керткән өлеше югары бәяләнде.

Гөлназ Әхмәдишина — Кәзкәй авылының гына түгел, ә бөтен районның горурлыгы. Аның тырышлыгы, китапханә эшенә булган мәхәббәте һәм иҗади эзләнүләре республика күләмендә танылу тапты.

Гөлназ ханымны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!


Нет комментариев