Киров мәктәбе укучысы «Кече шәһәрләр» конкурсында лауреат булды
Мәдәни Актаныш

Киров мәктәбе укучысы «Кече шәһәрләр» конкурсында лауреат булды

Алабугада «Кече шәһәрләр» XVIII Республика яшь музыкантлар конкурсы талантлы башкаручыларны җыйды. Актаныш сәнгать мәктәбенең Киров бүлекчәсендә вокал белән шөгыльләнүче 7 сыйныф укучысы Ләйсән Хәбирова бәйгедә көчен сынап, лауреат исеменә лаек булды.

 

Ләйсәннең остазы- Актаныш сәнгать мәктәбенең тәҗрибәле педагогы Заһитова Илсөя Индус кызы. Аның эшкә профессиональ карашы укучының уңыш нигезе. Лауреатны һәм аның остазын лаеклы танылуы белән котлыйбыз!


Нет комментариев