Актаныш балалар сәнгать мәктәбе остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәровның укучылары Яңа елны матур җиңүләр белән каршылый.
Яр Чаллы шәһәренең «Да-Да» архитектура һәм дизайн мәктәбе «Тылсымлы кышым минем» Бөтенроссия конкурсы уздырды. Әлеге бәйгенең «Рәсем сәнгате» Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты һәм зур уңышларга ирештеләр. 10-12 яшьлекләр арасында Диләрә Хәбирова 1 дәрәҗә, 16-18 яшьлекләр буенча Әмирхан Шәймәрданов, 13-15 яшьлекләр буенча Җәмилә Гарипова 2 дәрәҗә, 7-9 яшьлекләр буенча Раниза Насыйрова 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Нет комментариев