Бүген Актаныш районында Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрын йомгаклау кичәсе узды. Аңа кадәр Пучы халык театры Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры- Ленар Миңнемуллин.
Актаныш халкы-театр сөюче, сәнгатьне бәяли белүче, сәләтле халык. 3 ай дәвамында районыбызның үзешчән һәм халык театрлары чыгышын карап ләззәтләнде ул. Бүген исә айлыкны Пучы халык театры йомгаклап, Ф. Бурнашның "Яшь йөрәкләр" музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Коллектив бәйгенең гран-приена лаек булды. Быел якташыбыз, татар театр сәнгатенә нигез салучы бөек актер Мохтар Мутинның тууына 140 ел. Әлеге уңайдан гран-при яулаучы Пучы театрына аның исемендәге күчмә кубок тапшырылды.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев