Сәфәр урта  мәктәбе укучылары Халыкара конкурста җиңү яуладылар
Мәдәни Актаныш

Сәфәр урта мәктәбе укучылары Халыкара конкурста җиңү яуладылар

28 март көнне, Яр Чаллы шәһәрендә «Magic universe» халыкара конкурсы узды. Конкурста Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Габдрахманова Әминә һәм Бәхтиева Азилә катнашты.

 

Кызларыбыз халык биюләре номинациясендә чыгыш ясап, Габдрахманова Әминә 1нче урынга, Бәхтиева Азилә 2нче урынга лаек булдылар.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади җиңүләр, зур уңышлар телибез.
  Ата-аналарга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!


Нет комментариев