«Шатлык»тан - шатлыклы хәбәр!
Мәдәни Актаныш

«Шатлык»тан - шатлыклы хәбәр!

Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» бию ансамбленең «Нур» төркеме һәм «Шатлык» бию ансамбле егетләре - кызлары Әлмәт шәһәрендә «Вы в Танцах» россиякүләм бәйге фестивальдә катнаштылар. Биючеләребез зур уңышларга иреште- 1 дәрәҗә лауреат һәм ГРАН-ПРИга ия булдылар.

Ансамбльнең җитәкчесе Айзирәк Локманова.

«Шатлык»  бию ансамблен, аларның җитәкчеләре Айзирәк Илгиз кызын һәм ата-аналарны зур уңышлары белән котлыйбыз!

 


Нет комментариев