Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова Кара диңгез буенда татар җырларын яңгыратты
Мәдәни Актаныш

Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова Кара диңгез буенда татар җырларын яңгыратты

Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова бүген Актанышыбызга Кырымның "Сатера" балалар сәламәтләндерү лагереннан җәйге ялдан кайтты.

               Кызларыбызга бу онытылмаслык ялны "Созвездие - Йолдызлык" компаниясе бүләк иткән иде. Татарстаныбызның 24 районыннан сәнгать өлкәсендә дан казанган, сәләтле 210 балага Кара диңгез буенда ял итү мөмкинлеге тудырылган иде.

Ял белән бергә иҗади төркемнәр концертлар белән башка лагерьларга да барып чыгыш ясады.                     

      Кызларыбыз үзләренең татар жырларын Ялта, Севастополь шәһәрләрендә, "Артек" балалар ял лагерьларында тәкъдим итте.


Актаныш Ләйсән Газизова Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” "Йолдызлык" фестивале Гөлия Заһертдинова Сөмбел Харисова

Нет комментариев