Актанышта район башлыгы кубогына көрәш ярышлары башланды
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Актанышта район башлыгы кубогына көрәш ярышлары башланды

Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уза. Бу күркәм чарага 1998 елда нигез салынган иде, һәм шуннан бирле ул бер ел да өзелмичә дәвам итә. Елдан-ел камилләшә барган әлеге бәйге бүген инде районның иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсенә әверелде.

Быелгы көрәш бәйрәме аеруча тирән мәгънәгә ия. Тарихка күз салсак, нәкъ менә 1934 елның шушы көнендә, 16 апрельдә «Советлар Союзы Герое» дигән мактаулы исем гамәлгә кертелә. Районыбызның биш каһарманы – Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Гомәр Халимәтов, Гатаулла Минаев һәм Сергей Фадеев – безнең өчен чын горурлык үрнәге. Аларның батырлыгы бүгенге буын өчен дә илһам чыганагы булып тора. Хәзерге вакытта да районыбыз егетләре илебез тынычлыгы өчен кыюлык һәм батырлык күрсәтәләр.

Көрәш – татар халкының иң борынгы һәм иң кадерле традицияләренең берсе. Ул сәламәтлек, көч һәм рух ныклыгы билгесе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен саклый, милли рухны ныгыта. Мондый ярышлар аша яшь буын ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне үзләштерә, милли үзаңын ныгыта.

Район башлыгы Ленар Зарипов чыгышында билгеләп үткәнчә, көрәш – ул халкыбызның көчен, батырлыгын һәм бердәмлеген күрсәтә торган чара. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, аны саклаучыларга, бүген махус хәрби операциядә илебезнең иминлеге өчен көрәшүчеләргә рәхмәтле булырга кирәк. Ленар Рафак улы шулай ук яшь көрәшчеләргә уңышлар, сәламәтлек һәм имин көрәш теләде, ә тренерлар һәм укытучыларга балаларга биргән тәрбияләре өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Чарада махсус кунаклар да катнашты. Шуларның берсе – Аеш авылы егете Азамат Галиев. 

Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан Азамат Галиев бүгенге көндә яшь буын өчен чын үрнәк. Ул технология техникумын тәмамлагач, ил алдында изге буручын үтәргә армия сафларна китә. Ярты ел хезмәт иткәч, 2020 елда контракт төзеп, киләчәген хәрби хезмәт белән бәйли.  2022 елда лейтенант дәрәҗәсен ала. Быел исә аңа өлкән лейтенант исеме бирелгән.

Хәзерге вакытта Азамат Галиев Авдеевка тирәсендә хезмәт итә. Үз вазифасы турында сөйләгәндә, Азамат Галиев взвод командиры урынбасары булуын, хәрби-сәяси эшләр өчен җавап бирүен әйтте. Аның сүзләренчә, хәлләр катлаулы булса да, солдатларның рухы нык: «Безнекеләр алга таба бара», – ди ул ышаныч белән.

Көрәш бәйрәмендә аның энесе – Актанышның беренче санлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илназ Галиев та катнаша. Бу гаиләдә батырлык, ныклык һәм спортка мәхәббәт буыннан-буынга күчеп килә кебек.

Азамат Галиев фикеренчә, көрәш егет кешене чыныктыра, рухи яктан ныгыта, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Шуңа күрә ул яшьләргә, аеруча бүгенге көрәш ярышында катнашучыларга спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә: «Көрәш тәрбиясе – тормышта зур ярдәм уд», – ди батырыбыз.

Көрәш ярышының тантаналы ачылышында Мөслимдә узган бәйгедә бар көченә бил алышкан яшь көрәшчебезне дә хөрмәтләделәр, акчлата бүләкләделәр.

Бүгенге бәйгенең төп максаты – яшьләрне берләштерү, аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, милли традицияләргә хөрмәт уяту. Көрәш келәме – ул спорт мәйданы гына түгел, ә дуслык, ихтирам һәм көч сынашу урыны да.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мөселман егетенә атта йөри белергә, уктан атарга һәм көрәшә белергә тиешлеген әйтте. Укучыларны Чаллыда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылучы көрәш ярышында катнашырга өндәде. Турнирның төп бүләге- хаҗ сәфәренә юллама. Дин әһелебез белән бергә укучылар ярышка фатиха биреп бергәләп дога кылды.

Киләчәктә дә татарча көрәш ярышының күркәм традицияләре дәвам итсен, егетләребез тыныч күк астында, имин тормышта бары тик спортта гына көч сынашсыннар иде.


Нет комментариев