Җиңүче гаиләләргә 120 мең сум акча таратылды
none

Җиңүче гаиләләргә 120 мең сум акча таратылды

Бүген Актанышта «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

Бүген Актанышта «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.

Җиңүче исеме өчен 3 гаилә көч сынашты. Милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, нәсел шәҗәрәләре һәм тарихы белән таныштырдылар, бию, вокал һәм театральләштерелгән номерлар күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча:

1 урын - Нургалиевлар гаиләсе

2 урын – Салаховлар гаиләсе

3 урын - Мугтазировлар гаиләсе

Гаиләләр махсус Дипломнар һәм акчалата хөрмәткә ия булдылар:

1 урынга 50 000, 2 урынга – 40 000, 3 урынга 30 000 сум каралган иде.


"Актаныш-информ"

Нет комментариев