Аккүз мәктәбеннән яңа хәбәр- Укучылар республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан
Мәгариф яңалыклары

Аккүз мәктәбеннән яңа хәбәр- Укучылар республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан

2 май көнне Сарман районының Җәлил мәдәният сарае базасында укытучылар һәм укучылар өчен «Заманча дөнья геоэкологиясе» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Анда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл актив катнашканы өчен сертификат алды. Җитәкчесе Хисамова Айсылу Фәрит кызы.


Нет комментариев