16-18 февраль көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләре арасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финал этабы узды.
Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Котлыяров Салават Мөҗәһит улы, физик культура инструкторы Набиев Гадел Илшат улы җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге ярышта катнашып 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләр мәктәпкә чираттагы зур бүләкләр алып кайттылар: грамота, кубок, команданың һәр катнашучысы зур бүләк белән бүләкләнде.
Нет комментариев