Бүгенге халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкәдә Актаныш районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары көзге уңышлары белән хисап тотты.
Күмәк көч белән үстерелгән яшелчәләр- кәбестә, кишер, суган, чөгендергә хуҗалар күп. Кайнатмалар, тозланган, маринадланган эшләнмәләр янына уңган укытучы-тәрбиячеләр кайнар коймаклар, пары чыгып торган кайнар чәйләр дә әзерләгән.
Нет комментариев