9 октябрь көнне Актаныш мәктәпләре һәм гуманитар гимназия-интернатның унберенче сыйныф егетләре, Актаныш технология техникумы студентлары Казан шәһәренә - Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына экскурсиягә барды.
Укучыларга танк училищесы тарихын сөйләделәр, музейда сәяхәт иттерделәр.

Егетләр шулай ук уку барышы, казарма тормышы, хәрби һәм күргәзмә техника белән танышты.



Нет комментариев