Актаныш техникумы студенты— “Абилимпикс” чемпионаты призеры
Мәгариф яңалыклары

Актаныш техникумы студенты— “Абилимпикс” чемпионаты призеры

Татарстанда “Абилимпикс” чемпионатының региональ этабына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге мәртәбәле ярышта Актаныш технология техникумы студенты Гөлфия Азат кызы Солтанова уңышлы чыгыш ясады.

 

Ул “Пешекче эше” компетенциясендә “Студентлар” категориясендә катнашып, үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте һәм көмеш медальгә лаек булды.

Гөлфиянең әлеге казанышы — тырышлык, һөнәри осталык һәм укытучыларының нәтиҗәле хезмәте чагылышы. Актаныш технология техникумы өчен дә бу зур горурлык.

Җиңүчене ихластан котлыйбыз, алга таба да яңа үрләр, зур уңышлар телибез!


Нет комментариев