Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Рамзан Галиев «1 нче сыйныфтан ГТО» республика онлайн-конкурсында җиңде.
Рамзан ГТО нормаларын бик яхшы үтәде, аның спорттагы казанышлары төшерелгән видеоролик жюриның да игътибарын яулады. Нәтиҗәдә Рамзан Галиев "1 нче сыйныфтан ГТО» республика онлайн-конкурсында җиңүгә лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!
Видеороликны безнең телеграм- каналда карагыз.
Нет комментариев