Актанышның беренче мәктәбе укучысы «Иң шәп әйдаман-2025» конкурсының иң энергияле әйдаманы булып танылды
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче мәктәбе укучысы «Иң шәп әйдаман-2025» конкурсының иң энергияле әйдаманы булып танылды

Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Алмаз Гәрәев Буа шәһәрендә республикакүләм «Иң шәп әйдаман-2025» конкурсында катнашты. Бәйге Алмаз өчен уңышлар алып килде. Ул «Татарстан Республикасының иң энергияле әйдаманы» номинациясендә җиңү яулады.

Алмаз Гәрәев Актанышның беренче санлы мәктәбендә 9 А сыйныфында укый. Актив, тырыш укучыны Аграпова Миләүшә Рәдис кызы, Хафизова Алсу Мирзамөһәммәт кызы конкурска әзерләп ялгышмаган. Алмаз Буа шәһәрендә узган "Иң шәп әйдаман-2025" республикакүләм конкурсында "Татарстан Республикасының иң энергияле әйдаманы" номинациясендә җиңү яулады.

 Афәрин! Җиңүчене һәм остазларын чын күңелдән котлыйбыз!
 


Нет комментариев