Актанышның беренче мәктәбендә укучылар үзидарә советының лидерын сайладылар
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче мәктәбендә укучылар үзидарә советының лидерын сайладылар

Мәктәп үзидарәсе — укучылар тормышының мөһим өлеше булып тора.

Чөнки алар монда мәктәп тормышында актив катнаша, идеяларын, тәкъдимнәрен тормышка ашыра алалар. 

Бүген, 15 сентябрь көнне, Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбендә укучылар үзидарә советының лидерын сайлаулары узды.

Һәр 7-11 сыйныф укучысы сайлауларда катнашты.

Хәтта укытучылар да кандидатлар өчен үз тавышларын бирделәр. Сайлау участогына барлыгы 302 кеше килде. 

Агитация кампаниясен кандидатлар онлайн-режимда үткәрде: үз программасын тәкъдим иттеләр, үзләре турында һәм үзләренең сайлау алды программасы турында сөйләделәр. 

 Сайлау нәтиҗәләре атналык дүшәмбе линейкасында игълан ителәчәк.


Нет комментариев