Ата-аналар БДИ тапшырып карадылар
Мәгариф яңалыклары

Ата-аналар БДИ тапшырып карадылар

Бүген, 17 март көнне, Актаныш муниципаль районында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханының барышын, эчке тәртип белән танышу уздылар, ягъни үзләрен укучы ролендә тоеп карадылар.

Акциядә 18 әти-әни катнашты.  Акция барышында алар  пунктка керүдән  нәтиҗә алуга кадәрге  процессны күзәттеләр.  Сынау имтиханнары Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында узды. Быел катнашучылар рус теленнән биремнәр үтәде.


Нет комментариев