Бүген Минзәлә шәһәрендә «Балачак язучыларында кунакта» әдәби-музыкаль зона конкурсы узды, анда Татар Ямалы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч һәм 5 сыйныф укучылары үз талантларын күрсәттеләр һәм берничә номинациядә җиңүгә ирештеләр.
"Театр сәнгате" номинациясендә талантлы педагоглар Варина Т. Р. һәм А. А. Мохтарова җитәкчелегендә яшь артистларыбыз искиткеч осталык һәм артистлыклары белән жюри әгъзаларын шаккаттырдылар, лаеклы 1 урынны яуладылар. Аларның чыгышы тамашачылар һәм жюри күңелендә матур тәэсирләр калдырды. 
4 класс укучысы Айзилә Муллагалиеваның "Җыр"номинациясендә 1 урынны алуы да сөендерә.

Укучыларны, аларның укытучыларын, шулай ук мәктәп директоры Гөлназ Гыйлемьян кызын бу искиткеч уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади җиңүләр һәм яңа казанышлар телибез! Сезнең уңышлар- мәктәп өчен генә түгел, бөтен район өчен горурлык ул!
Нет комментариев