Узнан атнада «Алтынчәч» балалар бакчасында педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе кысаларында балалар бакчалары мөдирләренең секция утырышы узды.
Чарада Актанышның балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашты. "Заманча мәктәпкәчә тәрбия: федераль белем бирү программасы шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, үстерү, укыту эчтәлеге" темасында узган утырышта 2023-2024 уку елына йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде, максатлар куелды.
Айгөл Нуриәхмәтова, Актанышның 7 нче санлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Нет комментариев