Бүген Актаныш кадет мәктәбендә Яшь Ватанны саклаучылар өчен уку елы тәмамлануын белдереп соңгы кыңгырау яңгырады.
Тантаналы линейкада укучылар, педагоглар, почетлы кунаклар һәм ата-аналар мәктәп белән хушлашуның күңелле мизгелләрен бергәләп кичерделәр.
2024-2025 нче уку елын кадет мәктәбендә 3 укучы унберенче, 20 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
Чыгарылыш укучыларын шушы мөһим көн белән котлыйбыз һәм аларга намус, батырлык һәм үз идеалларына тугрылык телибез! Хәерле юллар сезгә, кадетлар!
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев