Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләделәр.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район мәктәпләреннән килгән укучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлап уңышлар теләде. Үзенең күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Сәхнәгә чакырып хөрмәтләнер алдыннан укучылар театральләштерелгән тамаша карадылар. Котлаулар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистларының чыгышы белән үрелеп барды.
Нет комментариев