Бүген Казан шәһәре Пирамида күңел ачу үзәгендә Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм аларны әзерләгән укучыларны тәбрикләү чарасы үтте.
Безнең районнан әлеге чарада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернаттан Ильясова Энҗе, Гәрәева Рәмилә һәм аларның укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Камилҗанова Динара, укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы, Солтанов Самат (укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уел улы), аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта мәктәбеннән Габдрахманова Ләйсән һәм укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы бүләкләнде.
Ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!
Нет комментариев