«Бүләк» лагерендә ачык һавада концерт узды
Мәгариф яңалыклары

«Бүләк» лагерендә ачык һавада концерт узды

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге Район мәдәният йорты иҗат коллективы «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар өчен ачык һавада матур концерт программасы тәкъдим итте.

Балалар өчен җәйге ялны тагын да ямьлерәк һәм истәлекле итү максатыннан оештырылган әлеге чарада мәдәният йортының кызлары һәм егетләре үзләренең иҗади чыгышларын бүләк итте. 


Нет комментариев