Быел Актаныш районы мәктәпләрен 75 укучы тәмамлый
Мәгариф яңалыклары

Быел Актаныш районы мәктәпләрен 75 укучы тәмамлый

Чыгарылыш укучылары өчен иң дулкынландыргыч көннәр якынлаша. Соңгы кыңгырау чыңлаганын алар гына түгел, мәктәптә укыган һәркем бу көнне көтеп ала. Алда – җәйге каникуллар, ә тугызынчылар белән унберенчеләр дәүләт имтиханнарында белемнәрен сынаячак.

 

Быел Актаныш районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныфын 340, 11 нче сыйныфны 75 укучы тәмамлый.

Укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән һөнәр буенча уку йортларына керергә язсын.


Нет комментариев