Гимназия укучылары математикадан БДИны 100 баллга тапшырды
Мәгариф яңалыклары

Гимназия укучылары математикадан БДИны 100 баллга тапшырды

Бүгенге иртәне районыбыз өчен күңелле яңалык белән башлыйбыз: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныф укучысы Рамиль Хаҗиев математикадан БДИда 100 балл җыйды. Әмирхан Шәймәрдәновка бераз гына балл җитми калды — ул 99 балл җыйды.

«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» коллективын һәм укучыларыбыз: Хаҗиев Румил Рөстәм улын математика (профиль) буенча БДИдан 100 балл, Шәймәрдәнов Әмирхан Алмаз улын математика (профиль) буенча БДИдан 99 балл җыюлары белән котлыйбыз!

Бу югары нәтиҗә — укучыларның тырышлыгы һәм укытучы Фәрдиева Регина Равил кызының һөнәри хезмәте нәтиҗәсе.

Яңа уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!

 


Нет комментариев