Гимназиябез укучылары - "Мин татарча сөйләшәм" катнашучылары
Мәгариф яңалыклары

Гимназиябез укучылары - "Мин татарча сөйләшәм" катнашучылары

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры каршындагы Яшьләр Коворкинг-үзәге, URBANTATAR берләшмәсе 2нче ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" фестивале оештыра. Биредә, 23 апрель көнне, Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары зур теләк белән катнашты. Бу хакта безгә педагог-оештыручы - Миләүшә Аграпова хәбәр юллады.

                                   Фестиваль кысаларында төрле кызыклы, мавыктыргыч мәйданчыклар эшләгән. Хәтта Инстабулда укучы яшь каллиграф Азат Минһаҗинең "qot" күргәзмәсе дә булган.
Ахырдан программа "Урам теле:ничек шәһәр безнең белән сөйләшә" экскурсиясе белән тәмамланган.
                                   Афәрин, балалар! Туган телгә, гүзәл сәнгатькә булган мәхәббәтегез һич сүрелмәсен!


Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Мәгариф яңалыклары Район яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев

Нет комментариев