Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче Айсель  Шәмсегалиева «Нәүрүз гүзәле - 2025» регионара бәйгедә җиңде
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче Айсель Шәмсегалиева «Нәүрүз гүзәле - 2025» регионара бәйгедә җиңде

Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында Түбән Кама шәһәренең 15 нче санлы балалар бакчасында узган «Нәүрүз гүзәле - 2025» регионара бәйгедә төрле төбәкләрдән җыелган 18 катнашучы арасында Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәмсегалиева Айсель Марсель кызы гран-при призына ия булды.

Айсельне әлеге зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Бәйгегә әзерләүче тәрбиячеләре Ландыш Мөхәррәм кызы белән Илина Рөстәм кызына, әти-әнисенә зур рәхмәтләр, сәламәтлек, уңышлар язсын!


Нет комментариев