“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре һәм “ФОРПОСТ” хезмәткәрләре Богады һәм Аккүз мәктәпләрендә файдалы очрашулар уздырды
Мәгариф яңалыклары

“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре һәм “ФОРПОСТ” хезмәткәрләре Богады һәм Аккүз мәктәпләрендә файдалы очрашулар уздырды

Чара кысаларында балалар белән өч мөһим тема буенча фикер алыштылар.

Волонтерлык - һәркем ничек итеп дөньяны үз эшләре белән яхшырта ала.
Медиаграмоталылык - интернеттагы мәгълүматны ничек куркынычсыз бәяләргә.
Үз гамәлләрең өчен җаваплылык - ни өчен үз гамәлләреңнең һәм сүзләреңнең нәтиҗәләре турында уйлау мөһим.

Шулай ук 8-800-2000-122 ышаныч телефонының ничек эшләвен дә ачыкладылар.

Чара бик нәтиҗәле үтте: укучылар диалогта актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм реаль кейсларны тикшерделәр. Мондый сөйләшүләр балаларга аңлырак һәм үз-үзенә ышанычлырак булырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Хезмәттәшлек өчен мәктәп администрациясенә рәхмәт! Бергәләп без яшьләр өчен куркынычсыз һәм ярдәм итә торган мохит тудырабыз.


Нет комментариев