Хәрби-патриотик тәрбия буенча эшчәнлек гөрләп бара
Мәгариф яңалыклары

Хәрби-патриотик тәрбия буенча эшчәнлек гөрләп бара

Аккүз мәктәбе укучылары язгы каникулларын бик файдалы үткәрделәр.

                             Язгы каникулның 28 марттан алып - 3 апрель көннәрендә, Аккүз мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Гайсина Зәлинә, Агелуллина Азалия, Исламова Юлия һәм 8 сыйныф укучылары Гайсин Ригель, Исламова Зәлияләр Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында оештырылган Татарстан Республикасының «Яшь армиячеләр» төбәк штабы «Авангард» хәрби - патриотик профиль лагерендә ял итеп кайттылар.  Смена барышында укучылар белән хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр үткәрелде, тематик иҗади конкурслар, спорт һәм күңел ачу чаралары уздырылды. 

 

                             Укучылар «Авангард» хәрби - патриотик профиль лагерьдан күңелләре булып, яңа дуслар табып кайттылар. 

Розалия Җәмилова, Аккүз мәктәбе 

директорының тәрбия эше буенча урынбасары


Актаныш районы Мәгариф Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Хәрби

Нет комментариев