Кичә Казан дәүләт аграр университеты уздырган "Junior Skills-22" республика күләмендәге яшь профессионаллар бәйгесенең "Агрономия" компетенциясе номинацияләрендә Киров урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Биредә 9нчы сыйныф укучылары Шәфкать Миргалимов, Инзилә Ибрагимова 1 урын һәм Гүзәл Хакимова 2 урын, Азамат Гыйзетдинов 3 урынга ия булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучылар Рәмилә Әмирҗан кызы Галиева һәм Рәмзә Зыязетдин кызы Әмирова, мәктәп директоры Даниал Даниф улы Гариповны матур казанышлары белән тәбрик итәбез!
Нет комментариев