КОТЛЫЙБЫЗ:Уңышлар юлдаш булсын, Лимар!
Мәгариф яңалыклары

КОТЛЫЙБЫЗ:Уңышлар юлдаш булсын, Лимар!

Әлеге сәгатьләрдә редакциябезгә тагы бер шатлыклы хәбәр килде. Актаныш сәнгать мәктәбе укучысы, яшь һәм талантлы баянчы Лимар Шакиров "Моңлы дөнья" исемле 1нче Халыкара фольклор - фестиваль конкурста 2нче дәрәҗә лауреат булып танылган.

                                         Остазы, җитәкчесе - Флүн Фәнил улы Камалов. 

                                         Яр Чаллының иң дәрәҗәле сәхнәләренең берсе "Энергетик"та Актанышыбыз данын яклаган яшь райондашыбызны ихлас йөрәктән тәбрик итәбез, аңа һәм Флүн Фәнил улына алга таба иҗади балкыш, яңадан-яңа җиңүләр телибез!


Актаныш Татарстан Мәгариф Татарстан Республикасы Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре

Нет комментариев