Бүген Актаныш районында Бөтенроссия, Халыкара, Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы һәм республика олимпиадалары алган укучыларны хөрмәтләү тантанасында мәктәпләр арасында да урын чыгарылды.
2024-2025 нче уку елында олимпиада хәрәкәтендә уңышлы чыгыш ясаган Байсар, Татар Ямалысы, Теләкәй, Мари Суыксуы, Чуракай, Киров мәктәпләре рәхмәт хатына лаек булды.
- 3 урында Пучы мәктәбе;
- 2 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш мәктәбе;
- 1 урында 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе. шулай ук Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты патриотик тәрбия бирү буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында 22 призлы урын белән 1 урын яулады.
Гран-прига сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты коллективы лаек булды. Җиңүче уку йортларының директорларын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлады.
Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова,
район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова,
башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев тәбрикләп дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев