Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында районыбызның ун укучысы призер булды. Афәрин, укучыларны, аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз!
Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучылары Авзалова Амелия, Шакирова Резеда, Хафизова Эвелина, 9 класс укучысы Закирова Розалия, 11 класс укучысы Гыйлметдинова Миләүшә, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары Галиева Сөмбел, Исхакова Таңсылу, Гомәрова Ләйсән, 10 класс укучысы Мөхәммәтдинова Айсылу, Байсар мәктәбенең 8 класс укучысы Бадикова Арина призер булдылар! Укытучылары: Рафикова Резеда Шамил кызы, Нурыева Ирина Альбин кызы, Хәнипова Ләйсән Илгиз кызы, Юзкаева Лилия Марс кызы, Белоусова Мәвлидә Идрис кызы, Сафиуллина Лилия Хәмзә кызы.
Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Илназ Илшат улын, Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Җәмигънур улын котлыйбыз!
Нет комментариев