Район тәрбиячеләре Азнакайда һөнәри бәйгедә катнашты
Мәгариф яңалыклары

Район тәрбиячеләре Азнакайда һөнәри бәйгедә катнашты

8 нче февраль көнне Азнакай шәһәренең «Сандугач» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе - 2023» һәнәри конкурсының зона этабы үткәрелде.

         Һөнәри бәйгедә Сарман, Баулы, Азнакай, Актаныш районы мәктәпкәчә тәрбия оешмаларыннан 10 педагог көч сынашты.

Актанышыбыз данын "Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" тәрбиячесе Шайхетдинова Гүзәл Роберт кызы

, "Гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы" физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы

һәм "Гомуми үсеш бирүче 1нче балалар бакчасы" тәрбиячесе Сәлахова Эльвира Бәһрәм кызы яклап чыгыш ясадылар.


Нет комментариев